Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 410,52 миллион сум салым булмаган табыш керде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 31 августы торышына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 410,52 миллион сум салым булмаган табыш керде. Бюджет йөкләмәсе Татарстан Республикасы бюджеты каршында 31.08.20021 елга 104,27% ка үтәлгән.

Шул исәптән, статьялар буенча: 2012 елның 31 августына Татарстан Республикасы бюджетына кергән:

мөлкәтне арендалаудан-117,89 млн сум – план 214,7% ка үтәлгән;

җир арендалаудан-59,62 млн сум – план 76,5% ка үтәлгән;

сервитуттан-7,86 млн. сум – план 262% ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан-29,91 миллион сум акча кергән – план 99,7% ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан-1,08 миллион сум акча кергән – план 1,3% ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән-49,48 млн сум– план 84,9% ка үтәлгән;

дивидендлар-91,27 млн. сум - план 160,3% ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 53,23 млн сум - план 171,1% ка үтәлгән.

башка табышлардан-0,18 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International