Бүген министрлыкның җитәкче составы катнашында оператив планеркада Фәнил Әһлиуллин күпьеллык һәм нәтиҗәле эшләре, Дәүләт милке белән идарә итүне камилләштерүгә керткән зур өлеше, министрлык алдында куелган бурычларны тормышка ашыруы өчен Хокук идарәсенең дәүләтнең мөлкәт һәм мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Айгөл Карасевага Мактау грамотасы тапшырды. Министр аңа нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.