2013 елның 17 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Премьер-министры Ильдар Халиков йөкләмәсе, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үткән киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше буенча «Алабуга» тибындагы сәнәгать-җитештерүчән аерым икъсади зона территориясен киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә булып узды. Бу сорау буенча сөйләшүдә «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ, Алабуга муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, «ХК «АК БАРС» вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында җир кишәрлекләренә хокукны теркәү тәртибе, бу өлкәдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.