Торак биналарны шәхси милеккә тапшыру эше дәвам итә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

«Торак фонды белән идарә итү департаменты» дәүләт бюджет учреждениесенә оператив идарә хокукларында ятим балалар яши торган 43 торак бина тапшырылды. Ятим балалар бу фатирларны 2016 елда социаль наем шартнамәләре нигезедә республика программасы буенча алдылар.

Фатирларны милеккә тапшыру эше яңартылды. Бүгенге көндә ятим балалар шәхси милкенә 79 фатир һәм хокук саклау структуралары хезмәткәрләренә 4 фатир тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International