Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Кырым Республикасы дәүләт идарәсе органнары вәкилләре белән Кырым Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Кристина Салтыкова һәм Кырым Республикасы Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрының беренче урынбасары Олеся Силантьева министрлыкның җитәкчелек составы белән эшлекле очрашу узды.
Очрашу барышында ике төбәктә дә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль сораулары каралды. Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре кунакларга министрлыкның эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр, норматив база белән таныштырдылар, киләчәк үсеш планнары белән уртаклаштылар.
Тәҗрибә уртаклашу ике як өчен дә үзара аңлашу һәм нәтиҗәле шартларда узды.