ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаштылар

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм "Матди тәэмин итү идарәсе" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар. Әлеге акция кысаларында Лаеш муниципаль районы Орел авылы янында Шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгының урман фонды территориясен җыештырдылар. Ауган агачларны да җыйдылар, шулай ук чыршылар да утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International