Бүген Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларның төркем этабы узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР Югары Суды һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командалары белән ярыштылар. Уен дустанә шартларда узды, кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, һәр команда җиңүгә ныклап әзерләнгән иде. Киеренке көрәштә безнең команда ТР Транспорт министрлыгы командасын 3:1 исәбе белән җиңде.