2013 елның 21 маенда ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының җылылык белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп кору сораулары буенча киңәшмә булып узды. Бу сорауны карауда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” оешмасы, «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм “Генерирующая компания» ААҖ вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, җылылык челтәрләре компанияләре “Казан җылылык челтәрләре компаниясе” ААҖ, “Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе” ААҖ белән идарә итүне барлык акционерлар тарафыннан ышанычлы идарә хокукы белән “Генерирующая компания» ААҖ тапшыру иң кулай вариант дип табылды. Бу элек уйланылган идарә концепсиясе схемасы нигезе булган барлык оешмаларның да юридик шәхес статусын саклап калуга ярдәм итәчәк һәм оешмаларда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бердәм политика алып баруга ярдәм итәчәк.