ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә киңәшмә үтте. Аның кысаларында Татарстан Республикасының Әгерҗе, Мөслим һәм Тәтеш муниципаль районнарында территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшләүнең барышы турында сораулар каралды. Тиешле мәгълүмат белән күрсәтелгән районнар вәкилләре чыгыш ясады.
Моннан тыш, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.