ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара өлкәннәр көнендә ветераннарны котлау матур традициягә әверелде. Бу елны Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре җитәкчелек һәм коллектив исеменнән ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында озак еллар эшләгән барлык хезмәт ветераннарын өйләренә барып котладылар. Ветераннарга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгеләр, бүләк җыелмалары һәм алдагы очрашулар кысаларында махсус әзерләнгән фото тапшырылды. Коллегаларын котлауда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар Советы рәисе Фәрит Мусин да катнашты. Аларны бәйрәм белән котлап, ул ветераннарның бүгенге тормышы белән кызыксынды, аларга озын һәм бәхетле гомер, нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләде.