Кадерле ветераннарыбыз!

2021 елның 1 октябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлый!

Сезнең җилкәгез артында зур һәм игелекле эшләр күп. Дәүләт милкен реформалауга, дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезнең тырыш хезмәтегез белән сез Татарстан Республикасы һәм безнең министрлык тарихына якты сәхифәне яздыгыз, ә безнең өчен, яшь буын өчен хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм эшкә бирелгәнлек үрнәге булып калырсыз.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, яхшы кәеф, озын гомер телибез. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан балалар, оныклар һәм тугры дуслар булсын. Бәйрәм белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International