ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күрше төбәкләр – Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Удмуртия республикалары белән Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
Киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә үтте, Татарстан ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУ һәм "Волго-Вятскуправтодор" ФКУ катнашты.
Утырыш барышында Татарстан чигендә калган проблемалы участоклар, аерым алганда Башкортстан Республикасы янында М-7 автоюлы буенча участок, Удмурт Республикасы белән чиктәш Әгерҗе шәһәре янындагы участок һәм Ульяновск өлкәсендә чокыр буенча (Водоток линиясе буенча) чик үтү участогы каралды.
Хәзер ТР пространство мәгълүматлары фонды тарафыннан Ульяновск өлкәсе һәм Башкортстан белән чикләрнең ахыргы проектлары әзерләнә, шуннан соң алар субъектларга килештерү өчен җибәреләчәк. Әгерҗе шәһәре янындагы участок буенча Удмуртия белән чик үтү проектын гамәлгә ашыру белән бәйле юридик мәсьәләләрне хәл итү буенча эшләр дәвам итәчәк.