Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 466,45 миллион сум салым булмаган табыш керде

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

2021 елның 30 сентябрь торышына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 466,45 миллион сум салым булмаган табыш керде. Бюджет йөкләмәсе Татарстан Республикасы бюджеты каршында 30.09.2021 елга 1018,48% ка үтәлгән.

Шул исәптән, статьялар буенча: 2021 елның 30 сентябренә Татарстан Республикасы бюджетына керде:

мөлкәтне арендалаудан-133,98 млн сум – план 244,1% ка үтәлгән;

җир арендалаудан-69,54 млн сум – план 89,2% ка үтәлгән;

сервитуттан-10,89 млн. сум – план 363% ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан-31,6 млн сум акча кергән – план 105,3% ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан-3,16 миллион сум акча кергән – план 3,9% ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән-49,48 млн сум– план 84,9% ка үтәлгән;

дивидендлар-94,26 млн. сум - план 165,5% ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 53,23 млн сум - план 171,1% ка үтәлгән;

башка табышлардан-20,31 млн. сум табыш кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International