Видеоконференцэлемтә режимында Фәнил Әһлиуллин киңәшмә үткәрде, анда торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга комачаулаучы проблемалы мәсьәләләр каралды. Татарстан Республикасының Әлки, Актаныш һәм Баулы муниципаль районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларын эшләүнең барышы турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Мәсьәләләр буенча фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.