ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» акциясендә катнашты

2021 елның 9 октябре, шимбә

Бүген "Урманны саклыйк" традицион табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ДБУ "матди тәэмин итү идарәсе" хезмәткәрләре  Яшел Үзән районы Кызыл Октябрь участок урманчылыгының урман фондында ылыслы агач үсентеләре утыртуда актив катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты - республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International