Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 октябрендәге 2005-р номерлы карары белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп Рогожкин Максим Анатолий улы билгеләнде.
Рогожкин Максим Анатолий улы 1972 елның 29 августында Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа. 1993 елда В.В.Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институты (Бухгалтер исәбе һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ, икътисадчы) тәмамлый.
05.08.1993-20.11.1996 - Казан шәһәре, "Казбизнесбанк" АКБ коммерция бүлеге өлкән белгече;
21.11.1996-30.06.1999– Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының валютаны җайга салу һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлегенең әйдәп баручы икътисадчысы;
01.07.1999-30.06.2006-Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад һәм финанс бүлеге баш референты;
01.07.2006-11.01.2011– Казан шәһәре. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү бүлегенең баш киңәшчесе;
12.01.2011-10.10.20021– Казан шәһәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү идарәсенең дәүләт милке белән идарә итү бүлеге башлыгы;
2011 елның 11 октябреннән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары..