Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре , Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча бәйсез эксперт һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышы ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә үтте.

Комиссиядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында

2. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау.

3. 2019-2021 елларда Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны карау, хокук бозуларны профилактикалау буенча методик ярдәм күрсәтү.

4. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарының урыннарда кадрлар белән тәэмин итү белән бәйле проблемалы сораулары турында

5. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге һәм иҗтимагый контроль.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International