Фәнил Әһлиуллин дәүләт кадастр бәясе мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2021 елның 15 октябре, җомга

Казанда 2021 елның 11 октябреннән 15 октябренә кадәр «ТР БТИ» АҖ конференц-залында «Дәүләт кадастр бәясе: 03.07.2016 ел, №237-ФЗ 20, 21 һәм 22.1 статьяларын гамәлгә ашыру» квалификация күтәрү программасы буенча укулар уза.

2021 елның 11 октябрендә белем бирү көне кысаларында видеоконференция форматында дәүләт кадастр бәяләве сораулары буенча Росреестр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада шулай ук Удмуртия Республикасының мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Анна Боталова, Татарстан Республикасының «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ җитәкчесе һәм вәкилләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендә бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүне оештыру һәм законнардагы актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып, дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турында хисапка карата таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International