КУЭ субъектларына озак вакытка исәпләнгән нигездә ия булу һәм (яки) файдалану хокукында бирү өчен дәүләт милкенең яңа исемлеге расланды

2021 елның 22 октябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектлары өчен милекне арендалау килешмәләре төзү хокукына даими рәвештә торглар игълан итә.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 18 статьясы нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне оештыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларына озак сроклы нигездә ия булу һәм (яки) аннан файдалану хокукында бирү өчен дәүләт милке исемлеге расланды һәм рәсми сайтта урнаштырылды. Ел саен беренче ноябрьгә кадәр исемлек 10 проценттан да ким булмаган күләмдә объектлар белән тулылана.

Бүгенге көндә КУЭ субъектлары тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату, халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, социаль билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, халык кулланышы товарлары, дару чаралары һәм медицина әйберләре җитештерү өчен аренда хокукларында Казан, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Тукай муниципаль районының Авлаш авылларындагы 20 күчемсез милек объекты кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International