"Гараж амнистиясе" турындагы закон мәсьәләләре каралды

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Видеоконференция режимында киңәшмә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев  «гараж амнистиясе»турындагы закон мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә җир кишәрлекләре бирү һәм гаражлар астында җир кишәрлекләренә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.

Видеоконференцэлемтә режимында әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International