ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы барлык республика халкын дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый!
Бүген Татарстан Республикасы үзе өчен аеруча әһәмиятле көн — Конституция көнен билгеләп үтә.
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде – Татарстан Республикасында Законлылык, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гаранты. 29 ел Конституциянең принципиаль нигезләмәләре үзгәрешсез кала, бу конституциячел төзелешнең тотрыклылыгы, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешенең сизелерлек казанышы турында сөйли.
Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү нигезе булып тора. Ә бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген һәм гасырларга сузылган традицияләренә тирән ихтирамын чагылдыра. Республиканың Төп Законында чагылдырылган нормалар һәм кыйммәтләр Татарстан Республикасының тотрыклы үсешенә һәм чәчәк атуына нигез булып тора.
Чын күңелдән барыгызга да уңышлар, мул тормыш, бәхет һәм сәламәтлек телибез.
Татарстан Конституциясе көне белән!