18.11.2021 чираттагы ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Комиссия утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет вәкиле , ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин алып барды.
Комиссиядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды::
1. Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча 2021 елга эш торышы.
2. 2021 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнарына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме составында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре белән чыгулар нәтиҗәләре.
3. Хокук саклау органнарының һәм контроль-күзәтчелек органнарының җавап бирү предметы булган хәлләрне анализлау нәтиҗәләре.
4. Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерү.
5. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы.
6. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2022 елга эш планы проектын карау һәм раслау.