Ачык сервитутларны билгеләү сораулары каралды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

“Төзелеп килүче Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле машина юлы” М-12 объекты төзелеше кысаларында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Апас муниципаль районнары территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә ачык сервитутлар билгеләү соравы буенча киңәшмә үтте.

Әлеге эш “Газпром” ГАҖ һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ милкендә булган магистраль торбаларын, бүлгеч газүткәргечләрен, элемтә һәм электрика юлларын үзгәртеп коруны тәэмин итү өчен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International