23 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Киров өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында чикне билгеләү буенча эшлекле киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, министр Фәнил Әһлиуллин, министр урынбасары Максим Рогожкин, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров, Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты, ТР Юстиция министрлыгы, Росреестрның хокук идарәләре вәкилләре, шулай ук чикләрне билгеләү мәсьәләсе буенча җаваплы башка җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар Киров ягы тарафыннан әзерләнгән тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар һәм аларның хәлне күзаллауларын өйрәнделәр.
Элегрәк Киров өлкәсе вәкилләре субъектлар арасында чик билгеләү буенча сөйләшүләрнең ахыргы раундын үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде.