ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе чикләрен билгеләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
Киңәшмәдә Киров өлкәсе һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләреннән тыш "ТР пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ җитәкчеләре-директор Айрат Усманов, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин һәм стандартлар эшләү һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Татьяна Яковлева катнаштылар.
Очрашу барышында катнашучылар Киров ягы тарафыннан әзерләнгән тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар, шулай ук төп проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.