Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2021 елның 30 нчы ноябре торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 597,03 млн сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 151,65% ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан-174,3 млн сум – план 317,5% ка үтәлгән ;
җир арендалаудан-80,6 млн. сум – план 103,4% ка үтәлгән;
сервитуттан-16,9 млн. сум – план 563,3% ка үтәлгән;
мөлкәт сатудан-101,6 миллион сум акча кергән – план 338,7% ка үтәлгән;
җир кишәрлекләрен сатудан-4,34 миллион сум акча кергән – план 5,3% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-49,9 млн. сум– план 85,6% ка үтәлгән;
дивидендлар-94,26 млн. сум - план 165,5% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 53,23 млн сум – план 171,1% ка үтәлгән.
башка табышлардан - 21,9 млн сум табыш кергән.