Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 6 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында I, II һәм III төркем инвалидларына, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Чара йомгаклары буенча түләүсез юридик ярдәм сорап 6 граждан 13 мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте.

Мәгълүмат-консультация төркеме составында җир һәм мөткәт сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан хокук идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов катнашты.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International