ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мордовия Республикасы делегациясе белән очрашу үтте

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә министрлыкның җитәкчелек составы Мордовия Республикасы Дәүләт милке һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Андрей Мищенко җитәкчелегендә Мордовия Республикасы делегациясе белән очрашты.

Кунаклар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп таныштылар.  Очрашу барышында җир ресурслары, казна объектлары, дәүләт учреждениеләре һәм предприятиеләр белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуны оештыру, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру, торак пунктларның чикләрен исәпкә алу, Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү һәм дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең башка актуаль сораулары каралды.

Очрашу җылы, конструктив шартларда узды, ике як өчен дә зур кызыксыну уятты һәм нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International