Фәнил Әһлиуллин ЕГРНга торак пунктлар чикләрен кертү сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 10 декабре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында агымдагы елның 6 декабрендә расланган “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 408-ФЗ көчкә керүе сәбәпле киңәшмә узды.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “ТР Пространство белешмәләре фонды” вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә территориаль планлаштыру схемалары аша Бердәм дәүләит күчемсез милек реестрына торак пунктлар чикләрен кертү сораулары тирәнтен өйрәнелеп, алга таба эш планнары билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International