2013 елның 30 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең берләштерү-аналитик үзәге бүлеге җитәкчесе;
· исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең берләштерү-аналитик үзәге бүлеге ;
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперт;
· җир ресурслары идарәсенең җирләрне сату һәм арендалау бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
· корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең икътисад, хосусыйлаштыру һәм стратегик планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары;
· корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең бәяләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
· корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең бәяләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 20 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Газизов Ринат Марат улы;
· Закиров Гүзәл Рияс кызы;
· Мәхмүтов Эдгар Рәфкать;
· Садертдинов Юлия Ленар кызы;
· Ганиева Энҗе Әнәс кызы;
· Минуллин Марсель Гөмәр улы;
· Хәбибуллин Тимур Рифхәт улы;
· Груздева Кристина Сергей кызы.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!