ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2021 елның 17 декабре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 вакантлы вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.

Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы;
җыелма-аналитик бүлегенең әйдәп баручы консультанты.
Конкурста вакантлы вазифаларга 7 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Әлмөхәммәтов Линар Ринат Улы;
Лысенко Арина Дмитрий кызы.
Шулай ук аттестация комиссиясе алдында 3 дәүләт хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килү-килмәүгә квалификацион имтихан тапшырды.

Аттестация комиссиясенең бердәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, аттестацияләнүче барлык хезмәткәрләр дә биләгән вазыйфаларына туры киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International