2021 елның 17 декабрендә "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Учреждение җитәкчесе Хәбибуллин Равиз Равил улы җитәкчелегендәге Комиссия 2021 елда комиссиянең эшенә йомгак ясады.
Учреждение җитәкчесе тарафыннан 2021 елда коррупциягә каршы тору буенча Комиссия эшенә уңай бәя бирелде. Чараларны үтәү коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору планы нигезендә башкарыла. хезмәткәрләргә "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ тарафыннан эшләнелә торган яңа норматив-хокукый актлар, Нигезләмәләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук учреждение җитәкчесе тарафыннан бу өлкәдә 2022 елда конструктив эш алып бару бурычы куелды.