Бүген ТР буенча “Федераль кадастр палатасы” ФДБ учреждениесендә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы чикне билгеләү соравы буенча чираттагы киңәшмә үтте.
Очрашуда Ульяновск ягыннан – Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү министрлыгы, Кадастр палатасы һәм Росреестр вәкилләре, Татарстан ягыннан – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды”, ТР буенча Росреестр идарәсе белән “Росреестр ФКП” филиалы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында кабат регионнар арасындагы чик узу проекты өйрәнелде, шулай ук ел ахырына кадәр Ульяновск шәһәрендә эш төркеме очрашуы билгеләнде.