Министрлыкта Чувашия белән чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Максим Рогожкин рәислегендә Татарстан һәм Чувашия Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакриев , Министрлык һәм  “ТР Пространство белешмәләре фонды”  җитәкчелеге һәм белгечләре катнашты, Чувашия ягынннан эш төркеме вәкилләре сөйләшүләргә видеоэлемтә аша кушылды.

Әлеге очрашуның төп максаты – ике регион арасындагы чикне билгеләү буенча төзелгән килешү проектын бергәлектә карап чыгу иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International