Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 826,27 миллион сум салым булмаган табыш керде

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 31 нче декабрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 826,27 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 154,1% ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 193,23  млн сум - план 109,4% ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 91,35 млн сум – план 103,2%ка үтәлгән;

сервитуттан – 19,83 млн сум – план 173% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 295,83 млн сум – план 797,4% ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан - 4,34 млн сум - план 137,5% ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 50,39 млн сум – план 101,1% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 94,26  млн сум – план 100% ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 53,23 млн сум - план 100% ка үтәлгән;

башка табышлардан – 23,81 млн сум табыш кергән - план 108,2% ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International