ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итә

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә, шул исәптән тиешле объектлар төзү өчен яраклы җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерүдә ярдәм итә.

Бүгенге көндә 2022 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар нигезендә, гомуми мәйданы 56 га булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 48 җир кишәрлеген җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә күчерү эшләре башкарылды, шулардан:

- В.Д. Шашин ис. "Татнефть" ГАҖ өчен гомуми мәйданы 37 га булган 10 җир кишәрлеге;

- кече нефть компанияләре өчен - гомуми мәйданы 19 га булган 38 җир кишәрлеге категорияләре үзгәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International