Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Көн кадагына территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары чыгарылды. Эшләрне дәвам итү һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына вакытында мәгълүматларны кертү өчен, җаваплы затлардан ТР Пространство белешмәләре фондына кирәкле документларны юллау соралды. Шулай ук киңәшмә барышында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли телләрендә торак пунктлар атамаларын хатасыз язып, әлеге белешмәләрне тиз арада җыеп бетерү кирәклеге дә ассызыкланды.