Рөстәм Шәмеев электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды

2022 елның 11 феврале, җомга

Кичә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференция режимында дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ГКУ, «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ (алга таба – «КФҮ» ДБУ) вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын Росреестр тарафыннан эшләнгән һәм Россия Төзелеш министрлыгы белән килештерелгән типлаштырылган административ регламентларга туры китерү, «КФҮ» ДБУ аша дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы платформасында эшләү , шулай ук цифрлы регламентлар конструкторы аша эшләүне күздә тоткан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры китерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын кертү план-графигын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.02.2002 елдагы 89 номерлы Карарын үтәү турында административ регламентларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International