Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре «Россия чаңгы юллары-2022» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2022» массакүләм чаңгы ярышларында актив катнаштылар. Казан шәһәрендә чаңгы ярышлары дүрт мәйданчыкта оештырылды. Министрлык спортчыларының төп өлеше Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында катнашты. Барлык катнашучылар да чаңгыда йөгерү буенча осталыкларын күрсәттеләр.