Бүген министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Инна Евченко видеоконференцэлемтә режимында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен цифрлы трансформация мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар муниципаль берәмлекләр һәм республика дәүләт хакимияте органнарының электрон хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнделәр, булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын карадылар.