Кичә видеоэлемтә режимында ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев җитәкчелеге астында Татарстан чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеменең атналык киңшмәсе узды.
Очрашуда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнашты.
Киңәшмә барышында “Пространство белешмәләре фонды” вәкилләре Оренбург чиге буенча җир төзелеше эшен формалаштыру турында, шулай Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән чикне билгеләү буенча үткәрелүче чаралар турында мәгълүмат бирде. Шулай ук чик проекты белән киселешүләр булган һәм схема нигезендә хисапка куелган авыл хуҗалыгы һәм урман участоклары буенча (Чуваш һәм Марий Эл республикаларында, Самара өлкәсендә) актуаль сораулар да каралды.