Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртиянең Кадастр бәяләве һәм күчемсез милекне техник инвентаризацияләү үзәгеннән килгән коллегалар булып китте. Әлеге оешма нигезендә Удмуртиянең пространство белешмәләре региональ фондын булдыру планлаштырыла.
Министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры урынбасары Руслан Комаров һәм фондны алып бару бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов белән берлектә, региональ фонд булдыру тәҗрибәсе һәм аның бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук күрше төбәк коллегаларын республиканың муниципаль берәмлекләре белән белешмәләр туплау тәҗрибәсе дә кызыксындырды.
Әлеге очрашу ике як өчен дә уңышлы һәм нәтиҗәле узды. Шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү турында да сөйләшенде.