Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин видеоэлемтә режимында торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү турында киңәшмәдә катнашты.
Бу сорау буенча фикер алышуда шулай ук Росреестр җитәкчесе урынбасары Т.Громова, Россиянең Икътисади үсеш министрлыгының Территориаль үсешне планлаштыру Департаменты директоры урынбасары А.Никифоров, Кадастр палатасы директоры урынбасары К.Литвинцев, ТР Президенты ярдәмчесе Р.Мирзакриев, , “ТР Пространство белешмәләре фонды” җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Аралашу дәвамында доклад белән чыгучылар ФГИС ТПда булган торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне хокук теркәүче органнарга юллау, шулай ук Кадастр палатасы тарафыннан территориаль планлаштыру документлары проектын килештерү процессы турында мәгълүмат җиткерделәр.