Уеннар символы Чуашия башкаласыннан Ульяновскига юнәлә
Бүген Универсиаданың төп символы Чуашиягә килеп җитте. Универсиада утын урамнар буйлап 40 кеше йөртте. Чабаксар ут эстафетасының Россия этабында 23 нче шәһәр булды.
Чабаксарда Универсиада утын иң яхшы студентлар, танылган спортчылар йөртте. Шулай ук факел волонтерларга һәм яшьләр иҗтимагый оешалары, Универсиада партнер компанияләре вәкилләренә ышанып тапшырылды.
Чабаксарда ут эстафетасы шәһәрнең үзәк урамнары һәм мәйданнары буенча 5000 метр ара узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Чуашия Республикасы физкультура, спорт һәм туристлык министры Сергей Мельников, Чабаксар башлыгы Леонид Черкесов, И.Н.Ульянов исмендәге Чуашия дәүләт университеты ректорының тәрбия эшләре һәм куркынычсызлык буенча урынбасары Олег Викторов катнашты.
Иртәгә Уеннар символы Чуашия башкаласыннан Ульяновскига юнәлә, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.