Бүген министрның беренче урынбасары Артур Галиев аерым җир кишәрлекләрен (Биектау муниципаль районының Дачное һәм Красносельский авыл җирлекләре) торак пунктлар чигенә кертү буенча киңәшмә уздырды. Соңрак әлеге участоклар Казан шәһәренең күпбалалы гаиләләренә тапшырылачак.
Киңәшмәдә министрлык, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Биектау районы башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе, “Этиленпроводлар идарәсе – “Нижнекамскнефтехим” ҖЧҖ һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Биредә “Нижнекамскнефтехим” һәм “Газпром трансгаз Казан” оешмаларының торба проводлары юлларын аныклау сораулары һәм җир участокларын кадастр хисабына кую кирәклеге сөйләшенде.