Республика территориясендә “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” тизйөрешле тимер юл магистрале трассасы төзелү карала

2013 елның 11 июне, сишәмбе

       7 һәм 10 июнь көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” тизйөрешле тимер юл магистрале трассасын төзү проектын тормышка ашыру максатыннан «Ленгипротранс» ААҖ (генпроектлаучы), «Томгипротранс» ААҖ, « Тизйөрешле магистральләр» ААҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ, «Татинвестгражданпроект» ДУО, Казан, Яр Чаллы шәһәре округлары җирле үзидарә органнары һәм республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашында “Мәскәү-Казан-Екатеринбург” магистрале трассасын сайлау буенча киңәшмә үткәрелде.

       Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясе буенча проект документациясендә исәпкә алынмаган чикләүләр һәм ярамаган урыннарны билгеләү максатыннан трасса билгеләүнең өч төп проекты (алардан читкә тайпылу вариантлары белән) каралды.

       Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, тиешле карарлар кабул итү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә җибәрелгән күмәк тәкъдимнәр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International