Министр урынбасары Максим Рогожкин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эш төркеменең чираттагы атналык утырышын уздырды, анда ДБУ «ТР пространство мәгълүматлары фонды» директоры Айрат Усманов катнашты. Киңәшмәгә видеоэлемтә аша ТР Президенты Аппараты, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Кадастр палатасы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре дә кушылды.
Очрашуда Оренбург белән чиктәш җирдә җир төзелеше эшен формалаштыру буенча эшләрнең торышы турында фикер алыштылар. Чуаш Республикасы һәм Самара өлкәсе белән килешүләр төзү, шулай ук Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән чикләрне билгеләү буенча эшләрне әзерләү процессы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук чик проекты белән кисешкән схема нигезендә исәпкә куелган һәм чик проекты белән кисешкән урман кишәрлекләре буенча эшләрнең торышы турында да хәбәр иттеләр (Мари Эл чиге буенча 3 участок, Самара өлкәсе белән 1 участок).