4 мартта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин җитәкчелегендә РФ субъектлары – Татарстан һәм Самара өлкәсе арасындагы чикне билгеләү өчен оештырылган эш төркеме утырышы узды.
ВКС ярдәмендә киңәшмәгә шулай ук Самара өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстанның Росреестр идарәсе һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә кушылды.
Катнашучылар ике төбәк арасындагы чикне билгеләү буенча Килешү форматына кагылышлы сорауларның бер өлешен хәл итеп, документлар составын килештерү өчен киләсе утырышны 10 мартка билгеләделәр.