Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендә «МАЯК»спорт комплексы базасында узды. Ир-атлар өчен – 3 километр, хатын – кызлар өчен 1 километр дистанция урнаштырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан командада 4 кеше: Екатерина Двоеглазова, Эльвира Бадыкова, Марсель Миңнуллин һәм Риназ Камалов катнаштылар.