Субъектлар арасында чикләрне билгеләү эшләре барышы буенча киңәшмә узды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе башлыгы М.Д. Харитов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләр турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Видеоэлемтә режимында РФ субъектлары арасында чикләрне билгеләү буенча эшләрнең барышы турында Росреестрның 20 төбәк идарәсе хисап тотты, шул исәптән Татарстан да. Биредә «ТР пространство мәгълүматлары фонды» учреждениесеннән директор урынбасары Руслан Комаров белән геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International